Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының үзәк хастаханәсендә түгәрәк өстәл узды.

2019 елның 8 ноябрендә Балык Бистәсе муниципаль районының үзәк хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл узды.

 Түгәрәк өстәл эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.К.Вафина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы М. Р. Китаев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Р. Д. Исмәгыйлев, халыкка Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры А. Н. Ризаева, «Картлар һәм инвалидлар өчен Корноухово интернат йорты” директоры С. К. Гарипова катнаштылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар учреждениеләрнең агымдагы торышына үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре һәм районда озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча «Юл картасын» алга таба гамәлгә ашыру планнары турында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта бу системага өлкән яшьтә яисә инвалид булган 86 кеше кертелгән, шуларның 22 кеше Корноухово интернат - йортында яшәүче, 64 кеше – өйдә социаль хезмәт алучылар.

Шулай ук социаль яклау һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, социаль медицина хезмәтләре күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау механизмнары турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса