Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының «Яшьлек» стадионында физкультурачылар көне узды

Узган атнада Балык Бистәсе районының «Яшьлек» стадионында физкультурачылар көне мавыктыргыч һәм күңелдә калырлык истәлекле узды.

Безнең районда спорт аерым урын алып тора. Чарада катнашучылар да район, республика, Бөтенроссия спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булып танылганнар.
Тамашачыларның көчле алкышлары астында стадионга спорт мәктәбе тренерлары Андрей Смолин һәм Елена Долгих чыктылар, алар бәйрәм хөрмәтенә Күгәрчен-Балык Бистәсе маршруты буенча 26 километрда мини-марафон уздылар. Эссе, кызу һава торышына карамастан, алар бу сынауны уңышлы үтәделәр һәм спорт бәйрәме ачылган вакытта финишка килеп җиттеләр. 
Бәйрәмне алып баручы спорт мәктәбе тренеры Әнәс Пулатов сүзне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафинага бирде. Ул район башлыгы Илдар Таҗетдинов исеменнән барысын да физкультурачылар көне белән котлады, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең зур ихтыяр көченә ия булуларын, кыенлыкларга бирешмәүләрен, уңай нәтиҗәләргә ирешүләрен билгеләп үтте, нык сәламәтлек, яңа җиңүләр теләде, район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчеләренә һәм спорт оешмалары белгечләренә районда физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Спорт мәктәбе шоферы Габделбәр Заһидуллинны һәм «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы электромонтеры Зөфәр Каюмовны бүләкләү дә хезмәттәшләре тарафыннан көчле кул чабулар белән хупланды.
Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Рифнур Имамиев һәм «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Рәсим Җамалиев исеменнән котлау сүзләре, изге теләкләр яңгырады.
- Районда күп кенә спорт корылмалары бар, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Бадминтон һәм яшьләр үзәге төзелеше көтелә. Барыгызга да нык сәламәтлек телим, спорт белән дус булырга, аның белән шөгыльләнергә чакырам. «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында да бик күп секцияләр, менә дигән тренерлар эшли. Безгә килегез, барыгызны да көтәбез, - диде Рәсим Җамалиев.
Хоккей һәм тимераякта фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе директоры Лев Малов биредә беренче елын гына эшләүче тренер Екатерина Фадейчеваны яшь буынны спорт белән тәэмин итүдә һәм тәрбияләүдә лаеклы өлеш керткәне өчен бүләкләде.
...Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырый. Алып баручы 4 команданы - «Дельфин» спорт һәм сәламәтләндерү комплексы, спорт мәктәпләре, фигуралы шуу һәм хоккей буенча спорт мәктәпләре, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеген тәкъдим итте.
Алар ядрә белән атуда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, җиңел атлетикада тизлек һәм җитезлек (4х100 м), озынлыкка сикерү, дартс, аркан тартышу буенча ярышларда катнаштылар.
Иң яхшы нәтиҗәне Боз сарае командасы (хоккей һәм тимераякта фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе), икенче урынны яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге, өченче урынны спорт мәктәбе, дүртенче урынны «Дельфин»спорт һәм сәламәтләндерү комплексы яулады.
Бу көнне физкультура укытучылары, тренерлар «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыруда катнашучы «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырып, үзләренең һөнәри әзерлекләрен тагын бер кат расладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса