Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының ветераннар Советы вәкилләре Корноухово авылының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты

Корноухово авылының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бүгенге көндә 41 пенсионер яши. Аларның күбесе безнең районда туып-үскән кешеләр.

Аларга биредә яхшы тәрбия, туклану, медицина хезмәте күрсәтелә. Яраткан эшләре белән шөгыльләнү, китап-журналлар уку, телевизор карап ял итү, саф һавада йөрү мөмкинлекләре тудырылган.
Гыйнвар ахырында Балык Бистәсе районының ветераннар (пенсионерлар) Советы вәкилләре - рәис Рафаэль Шәвәлиев, Анатолий Автономов, Светлана Кутлина интернат-йорттагы өлкәннәр өчен тәм-томнар, пироглар, кәнфитләр алып килделәр.
-Коронавирус инфекциясе булганга күрә ветераннар белән аралашу мөмкинлеге чикләнде, - дип каршы алды безне интернат директоры Светлана Гарипова. Күчтәнәчләр белән бергә кунаклар өлкәннәргә иң җылы теләкләрен җиткерделәр, сәламәт һәм актив тормыш, яхшы кәеф теләделәр.
Бу сәфәр безнең район авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннар өчен күркәм традициягә әверелер, дип ышанабыз. Игелеклелек һәм шәфкатьлелек – иң яхшы сыйфатлар. Интернат-йортындагы ветераннар исә безнең игътибарга мохтаҗлар.

Светлана Кутлина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса