Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында тикшерүләр дәвам итә

Районда эш урыннарында санитар-гигиена таләпләрен тикшерү һәм үтәү буенча махсус комиссия эшли.

Бу атна башында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Миличихина һәм район башкарма комитетының инвестицияләр җәлеп итү бүлеге баш белгече Кристина Шлыкова Анатыш, Рус Әшнәге, Масловка, Олы Әшнәк, Корноухово, Яңа Ырга, Югары Ырга, Трой-Урай, Гремячка һәм Урахча авылларында булдылар.

Комиссия, беренче чиратта, почта бүлекчәләре хезмәткәрләрен, сатучыларны шәхси саклану чаралары, куллар өчен антисептиклы дозаторлар, шулай ук җиһаз өслекләрен һәм биналарны чиста тоту өчен дезинфекция чаралары, персоналның тән температурасын үлчәүне, җыештыру, җилләтүләр үткәрү турында билге ясалган журналлар һәм графиклар белән тәэмин ителеше, сатып алучылар һәм килүчеләрне шәхси саклану чаралары, социаль дистанцияне саклау турындагы белдерүләр һәм башка мәсьәләләрне тикшерде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса