Балык Бистәсе районында Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә сайлаучыларның 90,57 проценты катнашты. Тавыш бирү дәвам итә.
Бүген 1 июль көнне Балык Бистәсе районында Россия Федерациясе Конституциясенә - илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең соңгы көне.
Участоклар сәгать 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.
Балык Бистәсе районы территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 1 июльнең 12.00 сәгатенә районда 18620 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 90,57 процентын тәшкил итә.
25 июньнән 30 июньгә кадәр өйдә тавыш бирүчеләр саны - 1746 кеше.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа