Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында осталар ярминкәсе узды

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Балык Бистәсе районы мәдәният йорты фойесында ике көн дәвамында осталар ярминкәсе узды. Анда төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Районда танылган челтәрләп үрү эшләре остасы Вера Емельянова үзенең тәҗрибәсе, Балык Бистәсендә әлеге шөгыль тарихы турында сөйләде.
Вера Ивановна 12 ел челтәрләп үрү белән шөгыльләнә. Күп кенә эшләр арасында күлмәк якалары, яулык, салфеткаларның төрледән төрлеләре бар. Ул шулай ук манто, жакетлар, блузкалар да бик яхшы үрә.
- Теге яки бу эшләнмәне әзерләүдә бик күп нечкәлекләр бар. Бу эш күләменә, бизәкнең катлаулылыгына, җепләрнең төренә бәйле. Ефәк җепләр белән үрү  күпкә катлаулырак. Үрнәкләрне интернеттан  да алам. Шулай ук Вологда осталары белән дә элемтәне җайга салдык. Махсус эшләнмәләр эшләргә дә мөрәҗәгать итәләр, - ди Вера Ивановна.
Ә менә Алидә Бәдретдиновага җәен киптерелгән чәчәкләр, буяулар, эпоксид сумала һәм үзенең бай фантазиясен кулланып төрле бизәкләр ясау ошый икән. Ул интернет аша күргәннән соң бизәнү әйберләре ясый башлый.
- Беренче эшем үк миңа бик ошады. Чималны махсус кибеттән сатып алам. Эпоксид сумаланың 2 компонентын катнаштырам, кайнатам һәм кипкән чәчәкләр кушып, силикон формаларга салам. Бер эш тәүлек буе кибә, кайчагында ике тәүлеккә дә китә. Мин чәчәкләрне бик яратам һәм аларга икенче тормыш бүләк итәм дип әйтергә була. Мондый ярминкәләр оештыруыгыз өчен рәхмәт, - ди ул Олеся Карагановага.
Аның үзе ясаган дивар сәгатьләре бар. Балавыздан шәмнәр дә ясый башлаган.
Осталар ярминкәсенең беренче көнендә рәсем сәнгате буенча мастер-класс күрсәтелде. Теләгән кешегә гуашь һәм текстур паста ярдәмендә рәсем ясау мөмкинлеге бирелде.
Диләрә Галиеваның үз мавыгуы бар.  Елдан артык инде үз куллары белән энҗе бөртекләре белән бизәлгән ободок (чәч җыеп тору өчен) алкалар, беләзекләр ясый. «Розочкалар белән бер ободокны әзерләүгә өч сәгать вакыт китә», - ди ул үзенең осталыгы белән уртаклашып.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса