Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында оператив хәл тотрыклы

 Районда этник һәм дини үзара аңлашылмаучанлык күзәтелми. 2019 нчы елда чит ил гражданнары һәм  гражданлыгы булмаган кешеләр катнашында хокук бозу һәм җинаятьләр булмаган.

Чит ил гражданнары күпчелек миграция закончалыгын бозганнар. Алар катнашында милләтләр арасындагы киеренкелек тә күзәтелми. Районда эшче көчләр буларак алар җирле хезмәт базарына зур йогынты ясамыйлар. Балык Бистәсе районында полиция бүлеге һәм миграция бүлеге хезмәткәрләре миграция закончалыгы үтәлешен тикшереп торалар.

Профилактик

чаралар нәтиҗәләре

Экстремизм күренешләрен булдырмауга юнәлтелгән комплекслы профилактик чаралар нигезендә эчке эшләр бүлеге материалларына таянып, прокуратура бу юнәлештә 3 кисәтү чарасы чыгарган. Балык Бистәсенең бер кешесе нацистлар символикасын пропагандалаган, экстремистик эчтәлектәге язмалар таратканы өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Полиция хезмәткәрләре 360 чит ил гражданнарын тикшереп, 57 сенә миграция закончалыгын бозган өчен административ җаваплылык чарасы күргән. Ә Таджикстан Республикасы һәм Украина гражданнарын әлеге закончалыкны тупас бозганнары өчен Россия Федерациясенең Балык Бистәсе район суды карары нигезендә илдән чыгарганнар.

Районда 6 православие гыйбадәтханәсе һәм 49 мәчет урнашкан. Аларга көн саен уртача 450-500 кеше йөри. Эчке эшләр бүлегенең тиешле бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, имам-хатыйплар белән берлектә, мәхәлләләрдә радикаль ислам тарафдарларын ачыклау буенча даими эш алып барыла.

Терроризмнан саклану күрсәтмәләре үтәлеше буенча Балык Бистәсе районында шулай ук 26 белем бирү учреждениеләрендә тикшерү оештырылды.

Һәр мәктәптә объектларны, биналарны, автотранспорт тукталышларын техник персонал һәм каравылчылар билгеле бер вакыт саен даими рәвештә тикшереп торалар. Квартал саен укучылар һәм хезмәткәрләр белән терроризмнан саклану буенча инструктаж үткәрелә. Барлык объектларда шикле затлар һәм әйберләр күргән, аларда террористик гамәл очраклары булу яисә аның турында мәгълүмат белгән очракта нинди чаралар күрергә кирәклеге турындагы мәгълүматлар элмә такталарында урнаштырылган, җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Балык Бистәсе районында дини үзара аңлашмаучылыкны булдырмау өчен чаралар күрелә, укыту учреждениеләрендә профилактик эш  дәвам итә.

 

 

Раил Галимов, полиция начальнигының

оператив эшләр буенча

 урынбасары.

 

cheboksary.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса