Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында мобиль кабул итүләр дәвам итә

 Шушы көннәрдә мобиль кабул итү автобусы районда булды. 

 Заводская урамында кешеләрнең теләкләрен (наказ) мобиль кабул итүнең төбәкара координаторы Лилия Павлова, аның ярдәмчесе Айгөл Билалова һәм фирканең җирле бүлеге башкарма комитеты башкаручысы сәркатибе Айсылу Сәхапова кабул иттеләр. Төрле  сораулар, тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте район халкы. Район үзәгендә чуп савытларының аз булуы, вакытында чистартылмавы, скверларның чистарту, балалар мәйданчыкларын ремонтлау кебек сораулар борчый иде аларны. Балалар бакчалары янында машина кую өчен урын булмау, кайбер урамнарны язын су басу кебек проблемалар язып үттеләр, мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итүләрен сорадылар.  

    Мөрәҗәгать белән килүчеләрнең һәрберсенең сораулары язып алынды. Аннан автобус алдагы очрашу урыны - Күгәрчен авылына юл тотты.

    Күгәрчен авылы халкы берничә мөрәҗәгать белән килде. Мәдәният йортына җиһазлар, авылга кергәндә тукталыш, бакчага балалар мәйданчыгы кирәк булуын әйтеп үттеләр.

      Гражданнарны мобиль кабул итүнең чираттагысы 29 августта Олы Елга авылында булачак.

 

          Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса