Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында машина йөртүчене ел ярымга транспорт йөртү ирегеннән мәхрүм иттеләр.

 2021 елның 1 нче гыйнварында 23.45 сәгатьтә Котлы Бөкәш - Шомбыт юлының 8 нче километрында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре "Лада-Гранта" автомобиле йөртүчене тоткарлыйлар. Ир-ат исерек хәлдә булып чыга.

 Аңа карата дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Россия Федерациясе административ хокук бозулар  кодексы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзиләр. Агымдагы елның 28 гыйнварында Балык Бистәсе районы буенча 1 нче җәмәгать суды участогы судьясы карары белән әлеге машина йөртүчегә административ хокук бозган өчен 30 000 сум күләмендә административ штраф билгеләнгән, шулай ук ул  18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса