Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында коронавирус инфекциясеннән ирекле вакцинацияләнү дәвам итә

Балык Бистәсе районында коронавирус инфекциясеннән ирекле вакцинацияләнү дәвам итә.

Коронавирус авыруына каршы тору максатыннан табиблар гражданнарга прививканы үзвакытында ясатырга киңәш итә. Бу үз чиратында үзегезне һәм якыннарыгызны авырудан сакларга булышачак.

Вакцинация ясату организмны вирустан саклый, авыру йоктырган очракта да җитәрлек күләмдә биотәнчекләр хасил булу сәбәпле, аны җиңелрәк кичерергә булышачак.

Бүгенге көндә районыбызда коронавирус инфекциясенә каршы беренче этапта 1187 кеше, икенче этапта 866 кеше прививка ясаткан инде. 

- 4 апрель көнендә 42 кеше прививкага килде. Шуларның 24 е полиция хезмәткәрләре иде. Соңгы вакытта район халкының активлыгы нык сизелә, - дигән хәбәрне алдык без район поликлиникасы мөдире Энҗе Гаязовадан.

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау эш көннәрендә район үзәк поликлиникасында, эш сәгатеннән соң һәм ял көннәрендә «Ашыгыч ярдәм» бүлегендә тәүлек буе башкарыла. Авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу әйбәтрәк. Шуны истә тотып табиблар киңәшен үтәргә тырышыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса