Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында аварияләр саны арткан

 Кичә Балык бистәсе район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда комиссия әгъзаларыннан тыш районның авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары чакырылганнар иде. Комиссия эшендә ЮХИДИ ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы урынбасары Алексей Пономарев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин катнаштылар. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов алып барды.

 Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Исмәгыйлов юллардагы аварияләр турындагы гомуми мәгълүматлар белән таныштырды.

Агымдагы елның 8 аенда Балык Бистәсе территориясендәге юлларда 28 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 5 кеше һәлак булган, 33 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алганнар. 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда аварияләр саны 8 очракка, тән җәрәхәте алучылар 8 кешегә артыграк булган. һәлак булучылар саны шул ук дәрәҗәдә калган.

(Тулырак язманы газетабыз битләрендә укырсыз).

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса