Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында 47 участок сайлау комиссиясе эшли

Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза.

Балык Бистәсе муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Константиновна Хәмидуллина биргән мәгълүмат буенча, иртәнге 8 дән районда 47 сайлау участогы ачылды. Участок сайлау комиссияләре эше Роспотребнадзорның барлык таләпләренә туры китереп оештырылган. Барлык участок комиссияләре дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Бүгенге көндә районда 20092 сайлаучы теркәлгән.

Тавыш бирү өч көн  - 17, 18, 19 сентябрь -  дәвам итәчәк. Сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X