Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Таулар авылында Сабантуйны оештыруда авылдашлар, җитәкчеләр күп көч куйганнар

Сынатмыйлар, бил бирмиләр

12 июнь көнендә Таулар авылында шаулап-гөрләп сабантуе булып узды. 
Төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларыбызны,яшен-картын мәйдан үзенә җыйды.Милли көрәш, төрле уеннар, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм югары дәрәҗәдә узды. Сабантуй батыры булып Таулар авылы егете Инсаф Задин калды. Сабантуйны Г. Кариев исемендәге театр артистлары Фәнис һәм Алия Кәлимуллиналар эчтәлекле, тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп алып бардылар.
Бәйрәмне оештыруда авылдашларыбыз, җитәкчеләр күп көч куйганнар.
Алсу Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса