Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы сайлау участокларында тавыш бирүләр дәвам итә

Илебезнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүләр Балык Бистәсе һәм  авылларында үз көчендә бара. Киләчәген кайгыртучылар,  дәүләт язмышына битараф булмаучылар үз тавышын бирергә ашыга.

Олы Әшнәк авылы 2430 номерлы тавыш бирү участогыннан  бүген дә халык өзелеп тормый. “Кичә 221 кешенең 34 е үзенең тавышын бирде. Бүген дә иртәдән үк килә башладылар”,- дип хәбәр итте тавыш бирү участогы председателе Фәнзилә Рисаева.

Кече Әшнәк авылында да  халык  бердәм булып тавыш бирүдә катнаша.  2431 номерлы тавыш бирү участогы председателе  Нәйсә Сәләхетдинова сүзләренә караганда, кичә биредә  -  171 кешенең 56сы тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев