Балык Бистәсе районы Балтач авылында мәрхәмәтле кеше хезмәт күрсәтә
Рәхмәтләр генә яусын инде сиңа, Сәрия сеңлем, ярдәмең, төпле киңәшең генә яшәтә мине. Ходай сәламәтлегеңне бирсен, минем өчен, авыл халкы өчен бик тә кирәк бит син,- дип теләкләрен җиткереп чыгып барышы иде Фирдәвес Хуҗаҗанованың. Кан басымын үлчәтергә килгән Хәтимә апа Мөбәрәкова да аңа кушылып: “Изгелекләрең үзеңә мең рәхмәт булып кайтсын. Синнән башка нишләгән булыр идек без. Бер үтенечебезне дә кире какмыйсың. Тәүлекнең нинди вакытына карамастан, без чирли башлауга ук килеп җитәсең”, - дип рәхмәтләрен җиткерде.
Утыз елдан артык үз һөнәренә тугры калып, авыл халкы өчен бар булганын эшләп, намуслы хезмәт юлын алып баручы Балтач авылы шәфкать туташы Сәрия Гыйлемҗанова алардан ишеткән рәхмәт сүзләренә сөенеп туя алмый, иң кыйммәтле нәрсә дип саный ул чын күңелдән әйтелгән сүзләрне. “Мин әлеге һөнәр белән яшим. Мин аны эш дип кабул итә алмыйм. Ул минем барлыгым. Кешегә ничек тә булса ярдәм итә алам икән, мин үземне бик бәхетле дип саныйм”,- ди ул тыйнак кына.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа