Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы  “Ата-аналарга БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясендә катнаша.

 26 февраль көнне Балык Бистәсе районы  “Ата-аналарга БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясендә катнаша. Быел ул Хәтер һәм дан елына багышлана.

 Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның бөтен процедурасын, металлодетектор рамкасыннан алып имтихан нәтиҗәләрен алуга кадәр узалар.

 Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт “Ата-аналарга БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясен дүртенче тапкыр үткәрә.

БДИга әзерлектә белем генә түгел, ә бәлки  баланы психологик яктан әзерләү, аның үз көченә ышануы да зур әһәмияткә ия. Ә монда гаиләнең, ата-аналарның роле бәхәссез. Шуңа да Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бу акцияне оештыра да инде. Беренче чиратта ата-аналар БДИның кагыйдәләре, процедуралары белән танышырга һәм аларны балаларына аңлатырга тиешләр.

Акция укучыларга һәм ата-аналарга БДИга әзерлеккә бәйле артык киеренкелекне йомшартырга, җәмәгатьчелекне имтихан тапшыру процедурасы белән якыннан таныштырырга мөмкинлек бирә.   “Ата-аналарга БДИ тапшыруның бердәм көне” Балык Бистәсе гимназиясендә 10.00 сәгатьтә уздырыла. БДИ да катнашучыларның үзләре белән паспортларын алып килүләре сорала.

Фирая Әхмәтҗанова,

район мәгариф бүлеге методисты.

фотоshurshkola.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса