Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның чираттагы җыелышы булып узды

8 апрель көнне район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның чираттагы җыелышы булып узды.

Анда «Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе»  педиатры Руфина  Һидиятова  2020 елда   тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны диспансерлаштыру нәтиҗәләре, аларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итү турында сөйләде.

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Гүзәлия Баһаветдинова 2020 елда балигъ булмаган баланың милкен саклау, аннан файдалану һәм мондый милек белән идарә итү турында опекуннарның һәм попечительләрнең хисапларын тапшыру нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

Шулай ук җыелышта балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре каралды.

Тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X