Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район суды мирас иясен ачыклады

 Гражданнар өчен суд гаделлеккә ирешергә мөмкин булган соңгы инстанция.

Балык Бистәсе район судына еш кына мирас эшләре буенча мөрәҗәгать итәләр. Агымдагы елның сентябрендә ике бертуган мөрәҗәгате буенча граждан эше каралды. Р. йортка һәм җир кишәрлегенә милек хокукын, мирас кабул итү фактын билгеләргә һәм мирас итеп алынган милеккә хокукын тануны сорады. Вакытында нотариуска мөрәҗәгать итмәү сәбәпле васыятьнамә буенча мирас алу вакыты гамәлдән чыга.

 

Әмма ул чынлыкта мирас итеп алынган йортта ремонт ясаган, җир кишәрлеген эшкәрткән, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкарган, мирас милеген саклау буенча чаралар күргән, ирекле иминиятләштерү буенча йортны иминиятләштергән.

Энесе З. әтисе төзегән васыятьне дөрес түгел дип тану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән, чөнки ул психик авыру булып, психоневрология диспансерында исәптә торган.

Суд утырышы барышында әтиләренең Балык Бистәсе районында үзе генә яшәве ачыклана. Р. алдашу юлы белән әтисен 1 айга кунакка алып китә. Шушы чорда алда әйтеп кителгән васыять төзелә. 

Гариза бирүче З. үтенече буенча үлемнән соң суд-психиатрия экспертизасы билгеләнә. Аның барышында әтиләренең психик какшау белән авыруы, васыятьне имзалаган вакытта үз гамәлләренең әһәмиятен аңламавы ачыклана.

Суд Р.ның З. га карата торак йортка һәм җир кишәрлегенә милек хокукын билгеләү, мирасны кабул итү фактын билгеләү һәм мирас итеп алынган мөлкәткә милек хокукын тану турындагы дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартты. Шул ук вакытта васыятьнамәне гамәлдә түгел дип тану турында З. ның каршы дәгъва гаризасын канәгатьләндерде.

Суд З. файдасына дәүләт пошлинасын һәм экспертиза бәясен түләү буенча суд чыгымнарын түләттерергә карар кылды.

 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса