Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәдәният йортында коррупциягә каршы юнәлештәге күп төрле чаралар үткәрелә

 Район мәдәният учреждениеләрендә танып-белү сәгатьләре, әңгәмәләр китап күргәзмәләре, коррупциягә каршы тематика буенча рәсем конкурслары оештырылган,   укучыларның хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашулар, авыл җирлекләрендә «Балык Бистәсе муниципаль районы-коррупциягә каршы.

Ирекле территория» исем астында чаралар уздырылган. Шулай ук районның барлык мәйданчыкларында да мәгълүмати стендлар яңартылган.

«Шестая речка» авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Без коррупциягә каршы!» акциясе оештырылып, аның кысаларында мәгълүмати буклетлар таратылган.

Ә менә Бирдебәк авылы мәдәният йортында 21 кеше катнашында «Без коррупциясез тынычлык яклы» дигән темага әңгәмә-дискуссия үткәрелгән. Аның барышында авыл халкы коррупция турында үз фикерләре белән уртаклашканнар.

Яңа Ырга авылы мәдәният йортында исә балалар белән «без коррупциясез тынычлык яклы» дигән темага әңгәмә үткәргәннәр. Кече Укмас авылы мәдәният йлортында 12 кеше катнашында «Коррупция ул ....» акциясе уздырылган.

Тулуш авыл мәдәният йортында 10 кеше катнашында «Коррупция» дип исемләнгән презентация күрсәтү белән мәгълүмати сәгать үткәрелгән.

 

info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X