Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәдәният йорты фойесында “Гаиләм ядкаре” дип исемләнгән кичә булып узды

Узган атна ахырында  район мәдәният йорты фойесында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100  ел  тулуга багышланган “Гаиләм ядкаре” дип исемләнгән кичә булып узды.

Анда  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район социаль-мәдәни сфера бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитова катнаштылар. Кичәгә мөгаллимнәр, өлкән, урта буын хатын-кызлары белән беррәттән, мәктәп укучылары да килгән иде.
Кичәне Балык Бистәсе Үзәк мәчетенең өлкән мөгаллимәсе Роза апа Бәдретдинова коръән аятьләрен укып башлады. Аннан сүз Айгөл Вафинага бирелде. Ул әлеге чараның Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу һәм Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан бәйләнешен әйтеп узды, әлеге чарада активлык күрсәткән бер төркем хатын-кызларга Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кичәнең “Гаиләм ядкаре” дип аталуы юкка түгел иде, бу көнне һәркем күңел сандыгыннан гаилә ядкарьләрен барлады. Яңа Арыш авылыннан килгән абыстайлар Гөлсинә Хәйретдинова, Гөлфирә Шакировалар борынгы коръән китаплары белән таныштырсалар, Галия Галиева иң кадерле истәлеге – яулык турында сөйләп үтте. Балык Бистәсеннән Венера Хәсәнова алып килгән кул эшләнмәләре – чигүле шәмаилләр, рәсем-картиналар күпләрне таң калдырды.
Буыннан-буынга, нәселдән-нәселгә күчеп сакланган ядкарьләр арасында күпләребез өчен иң кадерлесе булып сакланган бишек тә бар. Бишек җырларын җырлаган “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Газизҗанова үзе белән кечкенә Нияз белән Әмирәне дә алып килгән. Аларның милли татар киемнәрендә чыгыш ясаулары аеруча хуш килде. 
Кичәдә тамашачыларны дулкынландырган, күңелләрне балачак хатирәләренә кайтарган тагын бер мизгел булды. Ул да булса, Түбән Тегермәнлек авылыннан Зәмзәмия апа Галәмиеваның агачтан эшләнгән бала арбасы тартып сәхнәгә чыгуы иде. Ире Габделбарый ясаган әлеге арба үзе белән бик күп истәлекләрне саклаган. Бу турыда кызлары Мөслимә сөйләп узды. 
Кешенең бөтен тормышы, гомере, һәр адымы, яшәеше, язмышы Аллаһы тарафынннан хәл ителә. Күгәрчен авылыннан килгән Гүзәлия Хәмәтханова башкаруындагы ялвару-мөнәҗәт борынгыдан килгән кыйммәтле рухи мирасыбызны чагылдырды. “Авыл офыклары” газетасы уздырган гармунчылар конкурсында беренче урынны яулаган, Күгәрчен авылының оста гармунчысы Розалия Миннебаеваның халкыбыз көйләрен уйнавы исә кичәгә үзенчәлекле ямь өстәде. Татарстан республикасы мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Иделия Мәхмүтова укыган шигырьләр дә балачак елларына нигезләнгән, шул елларны сагыну-җирсүдән туган иде.
Әйе, әлеге чара халкыбызның элек-электән килгән йолаларын, иҗади мирасын барлау, таныту өчен менә дигән мөмкинлек булды. Гореф-гадәтләр, йолалар буыннардан-буынга күчкәндә генә тарихта без эзле була алабыз. Татарстан республикасы мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе филиалы белән “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының район бүлеге оештырган “Гаиләм ядкаре” кичәсе дә шуны дәлилләде. 
Рәхимә Рәшитова исә үз чыгышында “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларының районда уздырылган чараларда активлыгын билгеләп үтте, эшләрендә уңышлар теләп, 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса