Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район хуҗалыклары “яшел урак”ка әзерме?

Тиздән “яшел урак”ка төшәр вакыт та җитә.

Терлекләргә мул азык әзерлим дисәң, аның һәр көнен, сәгатен җитештерүчән файдаланырга кирәк. Ә моның өчен беренче чиратта азык әзерләү техникасын сынатмаслык итеп әзерләү таләп ителә. Безнең район хуҗалыклары бу җаваплы кампаниягә нинди әзерлектә киләләр соң?

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмутов җитәкчелегендәге махсус комиссия районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының “яшел урак” ка әзерлекләрен тикшерде. Комиссия составында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев, министрлыкның, район идарәсенең җаваплы белгечләре дә кертелгән иде.

Алар беренче чиратта, азык хәзерләү техникасының төзеклеген, азык саклагычларның әзерлеген тикшерделәр.

-Быелгы “яшел урак”та 19 азык җыю комбайны, 65 пресслап җыйгыч, 10 үзйөрешле чапкыч һәм башка техника катнашачак. Алар, нигездә, әзерлек сызыгына куелды инде, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Зөфәр Әхтәмов.

Күпчелек хуҗалыклар сенаж базларын да чистартып, агартып куйганнар. Азык әзерләү техникасының механизатор кадрлар белән тәэмин ителешен,хезмәт шартлары, кызыксындыру чаралары, хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләрен дә күз уңыннан ычкындырмады комиссия.

Гомумән алганда, министрлык вәкилләре тарафыннан район хуҗалыкларының бу җаваплы кампаниягә әзерлеге уңай бәяләнде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында “Кулон-Агро” иң яхшы әзерлекле дип табылды. Икенче урынга “Габдриев” крестьян- фермер хуҗалыгы лаек булды, “Кама-Агро” өченче урынга чыкты.

“Масловский”, “ВЗП Балык Бистәсе”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Шәмсетдинов” хуҗалыклары да терлек азыгы туплауга ныгытып әзерләнгәннәр. Бу хуҗалыклар бүген дисәң, бүген эшкә керешергә әзер.

“Яшел урак”ка санаулы көннәр калып бара. Кайбер хуҗалыкларга комиссия күрсәткән кимчелекләрне кыска срокларда бетерергә, техника ремонтлауны төгәлләргә кирәк.

Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X