Балык Бистәсе район дәүләт ветеринария берләшмәсе кисәтә!
Тиздән, 31 июльдә, Корбан бәйрәме.
Бу уңайдан Корбан бәйрәме вакытында сату өчен терлек алып кайтучылар республикага чит өлкәләрдән куркыныч авыруларны кертмәү максатында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария хезмәте белән килешенеп эшләргә тиешләр.
Сарыклар башка регионнардан булганда алар белән йогышлы авырулар да керергә мөмкин.
Корбанлыкка бу яктан тикшерелмәгән терлек биологик куркынычсызлыкны арттыра.
Шуның өчен һәр төр терлеккә ветеринар белгечләр тарафыннан расланган ветеринар белешмә, документлар булырга тиеш.
Динар Сөләйманов,
район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа