Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновның Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлавы

Кадерле райондашлар! Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар мөбарәк булсын! 

Бу бәйрәм халкыбыз өчен олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Сабантуйда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу - рухи бердәмлекнең чагылышы.
Милли бәйрәмебездә районыбызның уңган хезмәтчәннәрен тантаналы шартларда тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Быелгы Сабантуйның да истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер дип ышанам. Сау-сәламәт булып,  шатлык-куанычларда, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын!
Илдар Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса