Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновның райондашларны Россия көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелемнән 12 июнь – Россия көне белән котлыйм! Бу көнне без уникаль тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз.
Россиянең халыкара аренада йогынтысы һәм абруе елдан-ел ныгый, илнең икътисадый куәтен үстерүдә ышанычлы адымнар ясала. Без туган җиребез белән горурланабыз, аны яхшырак һәм матуррак итәргә омтылабыз. 
Россиянең кайсы гына өлкә-республикасында, шәһәр-авылларында яшәсәк тә безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Җирлегебезнең бүгенгесе һәм киләчәге дә һәркайсыбызның хезмәте, инициативасы һәм гражданлык җаваплылыгына бәйле.
Кадерле балыкбистәлеләр! Әлеге бәйрәм күңелләрдә Россия өчен горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен, иҗади хезмәткә рухландырсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын!
Илдар Таҗетдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса