Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновның халыкны социаль яклау хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр һәм ветераннар! Социаль хезмәткәрләр көне - ул күңелендә җаваплылык хисе йөрткән, ихластан ярдәмгә килгән, мәрхәмәтле, сабыр һәм рухи көчлеләр бәйрәме.

Сезнең һөнәр - иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Хезмәтегез игелеклелек, мәрхәмәтлелек, үз эшегезне бирелеп башкарудан тора.
 Сез кайчакларда туганнар кебек якын буласыз, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә гаиләсен дә алыштырасыз. Өлкәннәргә ярдәм итәсез, яшьләрне кайгыртасыз, дәүләт ярдәменә генә түгел, гади кеше аралашуына һәм игътибарына мохтаҗларга өмет бүләк итәсез.
Авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәтегез, кыенлыкларны җиңеп чыгуда ярдәмчеллек һәм түземлек, һәр көнгә ышаныч бүләк итә алуыгыз өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм. 
 Һөнәри бәйрәмегез мөбәрәк булсын! Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек,  игелекле хезмәтегездә җан җылысы һәм уңышлар телим.
 

Илдар Таҗетдинов,
Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса