Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов Халыкара Өлкәннәр көне белән котлады

Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызның сугыш, хезмәт һәм тыл ветераннарына котлавын юллады.

Анда түбәндәге юллар бар:

“Хөрмәтле ветераннар! Сезне игелеклелек һәм тирән ихтирам-хөрмәт чагылышы булган Өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз. Сез тырышып, ару-талуны белми хезмәт итеп үзегез турында яхшы фикер калдырган өлкән буын кешеләре. Көчле рухыгыз сокланырлык. Зирәклек, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Безнең бурыч өлкән буынга лаеклы яшәү шартлары, киләчәккә, иртәгеге көнгә ышаныч тудыру, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү, агымдагы проблемаларны хәл итәргә булышу. Сезнең турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяҗга әверелсен иде.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле озын гомер телибез. Һәр туар таң күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыклар китерсен!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса