Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов барлык әниләребезне бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз һәм кадерле сеңелләребез!

Без ел саен иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе булган Әниләр көнен зур дулкынлану, чиксез ярату, ихтирам хисләре белән каршы алабыз. Бу көн хатын-кызның – әниләрнең бөеклеген, аларның әһәмиятен тагын бер кат искә төшерү, билгеләп үтү өчен кирәк.

Җирлегебездә эшмәкәрлек, җитәкчелек һәм башка тармакларда уңышларга ирешкән гүзәл затларыбыз бар. Алар күпләргә үрнәк булып яшиләр һәм хезмәт куялар. Бүгенге бәйрәм көнендә шулай ук Бөек Ватан сугышының барлык михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән әбиләребезгә, ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган районыбызның мәрхәмәтле аналарына тирән ихтирам, хөрмәтемне җиткерәм.  Күрсәткән игелегегез һәм йөрәк җылыгыз,  тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә, әниләр!

Киләчәктә дә сезгә исәнлек-саулык, тыныч гаилә тормышы, бәхет-шатлыклар телим!

 

Илдар Таҗетдинов,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса