Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдиновның район халкына мөрәҗәгате

Хөрмәтле балыкбистәлеләр!

Сезгә коронавирус белән килеп туган җитди, борчулы хәл уңаеннан мөрәҗәгать итәм. Бу аеруча куркыныч инфекциянең таралуына юл куймау һәрберебезнең җаваплылыгына, аңлылыгына бәйле. Мин сезнең үз-үзегезне изоляцияләү режимын, билгеләнгән башка чикләүләрне төгәл үтәвегезне сорыйм. Уртак тырышлык белән генә килеп туган куркынычка каршы тора алачакбыз. Коронавирус һәркем өчен куркыныч. Аеруча өлкәннәр, хроник авырулары булган иммунитеты түбән  кешеләр җитди куркынч астында.

Дарулар, азык-төлек продуктлары, беренчел  ихтыяҗ товарлары кирәк булса 2-21-13 һәм 2-32-04 телефоннары аша мөрәҗәгать итегез. Сезгә волонтерлар ярдәмгә килерләр.

Хөрмәтле балыкбистәлеләр, районыбыз кунаклары! Саклык чараларын төгәл үтәгез: кулларыгызны ешрак юуыгыз, шәхси аралашуларны чикләгез, шул ук вакытта интернет, телефон аша даими элемтәдә торыгыз. Авыруның беренче билгеләрен сизенүгә, кичекмәстән табибны йортыгызга чакыртыгыз. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз!

Илдар Таҗетдинов,

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса