Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов Әниләр көне белән тәбрик итә

 Кадерлеләребез!

Ихлас күңелдән сезне мөкатдәс бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәм!

Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында. Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар.

Бу бәйрәм көнендә күп балалы герой-аналарга, шулай ук ятим балаларны тәрбиягә алып, аларга мәхәббәт һәм йөрәк җылысын бүләк иткән изге күңелле аналарга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Кадерле әниләр! Тынгысыз хезмәтегез, бетмәс-төкәнмәс сабырлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим!  Һәрчак киң күңелле, безне аңлый торган, сизгер һәм газиз кешебез булып калыгыз! Күрсәткән изгелегегез, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә, әниләр! Бары тик сез генә җир йөзен якты, имин һәм мәрхәмәтле итәрдәй көч, мәхәббәт бирә аласыз.

 

Илдар ТАҖЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X