Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов районыбыз медицина хезмәткәрләрен котлады

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов районыбызның медицина хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан  тәбрикнамә юллады.

Анда:
“Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, табиблар, шәфкать туташлары, әлеге өлкәдә хезмәт куючылар! Барыгызны бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Искиткеч җаваплы, авыр хезмәтегезне, авыру белән көрәшкән йокысыз төннәрегезне югары бәялибез. Узган ел йомгаклары буенча коллективның республикада гомумрейтинг буенча беренче бишлектә булуы да сөенечле хәл.  Район халкының сау-сәламәт яшәве сезнең тырышлылыгыгызга, намуслы хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Авыру кешенең кәефе сездән, сезнең янга гозер-сорау белән килүчеләргә булган мөнәсәбәтегездән тора.
Алга  таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләвгезне, уңышларга ирешүгезне, булганнарын ишәйтүегезне, авырулардан сезнең адреска бары тик җылы рәхмәт сүзләре генә килеп ирешүен теләп калам”, - дигән юллар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса