Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

Бүген Балык Бистәсе җәмәгатьчелеге район авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар хезмәт итеп аның икътисади үсешенә үз өлешен керткән Илья Иванович Иванов белән саубуллашты.

Илья Иванов югары уку йортын тәмамлаганнан бирле үзенең язмышын безнең район белән бәйли. Биредә ул инженер буларак хезмәт юлын башлап  җитәкче дәрәҗәсенә ирешә.

Мәтәм чарасын район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова башлап җибәрде.

  • Илья  Иванович район үсеше өчен зур көчен куйган шәхес. Кайда гына эшләсә дә кешеләргә карата игътибарлы гадел җитәкче булды. Аның якты истәлеге күңелләрдә сакланыр,- диде ул.

Мәрхүм белән бер чорда эшләгән хезмәттәшләре исеменнән Бәйрамхан Фатыйхов, Чүпрәле районыннан килгән вәкил дә хушлашу сүзләре җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса