Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе мәдәният йортының " Өмет" халык фольклор ансамбленең 10 еллык юбилей кичәсе булды

Узган җомга көнне район Мәдәният йортында “Өмет” халык фольклор ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган кичә булды.

Бактың исә “Өмет” чаткысын Мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова кабызган икән.

  • Директор булганчы ук өлкәннәр фольклор ансамбле оештыру уе белән янып йөргән идем, хуплаучы гына булмады. Ә инде директор булгач, беренче эш итеп хыялымны тормышка ашырдым. Идеямны ул вакыттагы ветераннар советы рәисе Мария Александрова, хормейстрыбыз Фирдания Бәдретдинова күтәреп алдылар. Ә җырга гашыйк талантларга бай инде безнең төбәк. Хәзер шул өлкәннәребезнең иҗат ялкынында януларын, районыбызны республика сәнгать мәйданнарында танытуларын, берсеннән-берсе күркәм җиңүләр яулауларын күреп күңел сөенә,-ди Фирдания ханым.

Ансамбльнең җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова районыбызда җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте. “Өмет”тән тыш “Сандугач” вокал түгәрәген дә җитәкли әле ул. Яшь талантларны барлап сәхнәгә чыгара. Ул үзе дә халыкара, республика, район күләм җыр смотр-конкурсларында катнашып дипломант, лауреат исемнәренә лаек булган җырчы.

-Ә ни өчен “Өмет”? Ансамбелегезгә бу исемне кем кушты?, дип сорадым аңардан.

- Бу исем үзеннән-үзе туды. Җырчыларым өлкән яшьтә булсалар да тормышта  бары тик яхшылыкка, сәнгатьтә дә җиңүләргә, танылуга, тамашачы мәхәббәтенә өметләнеп яшиләр, иҗат итәләр. Менә шуңа күрә ансабльгә “Өмет”дип исем бирдем дә инде,- ди Фирдания Бәдретдинова.

“Корабны ничек атасаң шулай  йөзеп тә китәр”, диләрме әле. “Өмет” тә өметләрне аклап дистә ел дәверендә җыр сәнгате дәрьясында йөзмәктә инде. Бүгенге көндә ансамбльгә җырга-моңга гашыйк 11 ветеран йөри. Иң яшенә-63,  өлкәненә 84 яшь икән.   Иң өлкән солистлары Роза Нигъмәтҗанова ансамбльгә беренчеләрдән булып йөри башлаган. Хәзер репертуарларында 30 дан артык халык һәм татар композиторлары җырлары бар. Халкыбызның борынгы көйләрен аеруча яратып башкаралар, мөнәҗәтләре белән дә тамашачыларын сөендерәләр. Җырлап кына калмыйлар халкыбызның борынгы йолаларын cәхнәдә күрсәтеп тә игелекле гамәл кылалар. Район,авыл сәхнәләрендә генә түгел, республика,Бөтенрәсәй конкурс-фестивальләрендә балкып балкып ала коллектив. Арчада узган “Иске Казан түгәрәк уены”татар фольклор фестивалендә фольклор-этнографик композиция номинациясендә  лауреат исеме яуладылар. Свердлау өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә үткәрелгән III Бөтенрәсәй “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивалендә лауреат булдылар.  “Татарстан- безнең йортыбыз”, “Балкыш” ветераннар фестивалендә катнашып Дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә 2017 елда күп еллар халыкка нәтиҗәле хезмәт күрсәткәне өчен халык ансамбле исеменә лаек булды.

“Өмет” Татарстан-яңа гасыр” каналының “Хәерле иртә”, “Җырлыйк әле” тапшыруларында катнашып та республика күләм танылу алды.

Юбилей кичәсен котлаулар,чәчәк бәйләмнәре, алкышлар бизәде.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәхимә Рәшитова коллективка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Пенсия фонды җитәкчесе Минзия Вәлиева, ветераннар Советы рәисе Рәүфә Кадыйрова, Мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова үзләренең котлау сүзләрендә ансамбелнең татар халкының җырларын, гореф-гадәтләрен, йолаларын барлауда, аларны яшь буынга тапшыруда бәяләп бетергесез эш башкаруларын ассысыкладылар.

Юбилярларны котларга  “Нур” (Казаклар Чаллысы), “Айбагыр” (Бирдебәк), “Асылъяр” (Олы Елга), “Чишмә” ( Ямаш) фольклор ансамбльләре,  “Рапсодия” бию төркеме (балалар сәнгать мәктәбе), “Чулман моңнары” гармунчылар ансамбле, Фирдания Бәдретдинованың шәкертләре Алия Хәмидуллина, Регина Шмелева, Азат Малов, Ислам Әхмәтҗанов һәм башка иҗатташ дуслары килгән иде.  Алар  үзләренең җырларын, моңнарын, биюләрен бүләк иттеләр.

Ә кичәнең төп бизәге “Өмет” ансамбле, аның аерым солистлары башкарган һәр татарның күңелен айкый торган халык җырлары булды әлбәттә. Кичә ахырында алып баручы Гөлия Кәримуллинаның “Булдырасыз, афәрин, алга таба да иҗади уңышлар сезгә!” дигән сүзләренә һәр тамашачы кушылды инде, дәррәү күтәрелеп алкышлады.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X