Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең өлкәннәре игьтибарына!

Һәр көннең үз планы

 

Өлкәннәр декадасы уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрү каралган.

1 нче октябрьдә – район мәдәният йортында “Третий возраст”  өлкәннәрнең район иҗат фестивале. Башлана 10.00 сәгатьтә. Шулай ук бу көнне хәйрия чаралары, өлкәннәр иҗатыннан төзелгән  төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, сәламәтлек почмагы, көзге ярминкә, музейда ачык ишекләр, 90 яшьтән өлкәнрәк сугыш ветераннарын хөрмәтләү.

2 нче октябрьдә 10.00 сәгатьтә социаль яклау бүлегендә өлкәннәрнең социаль мөһим булган мәсьәләләренә кагылышлы ”Түгәрәк өстәл”, “Третий возраст” университетында уку елын башлап җибәрү каралган. Шулай ук  район мәдәният йортында өлкәннәр өчен “Көзге калейдоскоп” дип аталкган күңел ачу программасы каралган. Башлана 14 сәгатьтә.

Декаданың өченче көнендә “Чиста ишек алды” хезмәт десанты үткәрелә.

Рәсми вәкилләрнең “Акчарлак” балалар, Корноухово картлар йортларында булуы.

4 нче октябрь көнне 10.00 сәгатьтә “Дельфин” спорт- сәламәтләндерү үзәгендә өлкәннәр арасында йөзү буенча ярышлар, ә  11.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Бердәм рәвештә кинога” башлангычында нәфис фильмнар карау планлаштырыла.

5 нче октябрьдә Корноухово өлкәннәр йортында хәйрия концерты үткәрү, авылларга “Өмет” татар фольклор ансамбле, “Калинушка” ветераннар хорының тематик концерт белән чыгышы  каралган. 19 сәгатьтә район мәдәният йортында Казан аграр университетының халык театры куелышында “Галиябану” спектакле күрсәтеләчәк.

Өлкәннәр декадасының алтынчы көнен спорт көне буларак билгеләнелә. “Дельфин” спорт- сәламәтләндерү үзәгендә “Супер стар” чарасы узачак.

8 нче октябрьдә район җитәкчелегенең 90 яшьтән өлкәнрәк сугыш ветераннарын юбилейлары белән котлау өчен урыннарга чыгуы. 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында шахмат турниры башлана. Шулай ук “Йортыңа елмаю алып кер” башлангычында Корноухово өлкәннәр йортында хәйрия концерты үткәреләчәк.

9 нчы октябрьдә өлкәннәр өчен вакансия ярминкәсе үткәрелә, Каз. Чаллы авылына мобиль бригада чыгачак.

Декаданың соңгы көнендә, ягьни 10 нчы октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль район җитәкчелеге Корноухово өлкәннәр йортына баруны планлаштыра.

фотоplaycast.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса