Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе кулланучылар җәмгыяте уңышлы эшли

Бүгенге кооперация - сату, җәмәгать туклануы, җитештерү, әзерләү һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә уңышлы үсештәге өлкә.

Район кулланучылар җәмгыяте районда табышка эшләүче оешмаларның берсе. Үзләренең чираттагы профессиональ бәйрәмнәрен кооператорлар җитәкчеләре Раил Бариев белән бергәлектә зур уңышлар белән каршылыйлар.

Әлеге оешманың товар әйләнеше 2020 нче елның беренче яртыеллыгына 133 миллион 730 мең сум тәшкил итә.  Ул узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда үсеш 125 процент булган.

Җитештерү табыш чыганагы
Инде күп еллардан бирле кулланучылар җәмгыяте үз продукциясен җитештерә. Аның күп өлеше азык-төлек комбинатына туры килә. Эш барышын биредә ипи җитештерү цехы мөдире Нурания Мингәрәева күз уңында тота. Продукция җитештерүнең технологиясен саклау, сыйфатын тикшерү, документлар белән эшләүне башкара ул. Әлеге оешмада хезмәт итүгә 35 ел гомерен багышлаган. Төрле цехларда эшләп бай тәҗрибә туплаган.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев