Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе китапханәсендә «Без яраткан районыбызны иҗат белән данлыйбыз» конкурсына нәтиҗә ясалды

Балык Бистәсе районының 95 еллыгы уңаеннан үзәк балалар китапханәсендә балалар арасында «Без яраткан районыбызны иҗат белән данлыйбыз» дигән район конкурсы игълан ителгән иде.

 Бүләкләр кыйммәт булмаса да,  иң мөһиме - хезмәт кешесенә хөрмәт һәм игътибар беркайчан да кимеми. Шунысы куанычлы, безне урыннарда якын кешеләр кебек каршы алдылар. Китапханә укучылары бу конкурста ата-аналар һәм педагоглар белән бергә теләп катнаштылар-кул эшләре ясадылар, шигырьләр иҗат иттеләр, иншалар яздылар, мини-китаплар ясадылар. Һәм менә, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларны үзләренә чакырып конкурска йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Уку залында «Горурланам синең белән, яратам сине, Балык Бистәсе җире!» күргәзмәсе оештырылган. Анда иң яхшы эшләр – матур эшләнмәләр, рәсемнәр һәм китаплар тәкъдим ителгән иде. Аларда балалар район, Балык Бистәсе, Кама ярлары символларын сурәтләделәр, китапларда иншалар һәм хәтта шигырьләр дә яздылар. Балалар белән бергә аларның педагоглары да килгән иде.
Уку залының әйдәп баручы китапханәчесе Гөлшат Хөсәенова һәм балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Лидия Кузнецова презентация слайдында балаларны райондагы истәлекле вакыйгалар, аның барлыкка килү тарихы, геральдикасы, флагы белән таныштырдылар һәм җирле шагыйрь Вазыйх Фатыйхов сүзләренә язылган район гимнын тыңладылар. Шулай ук Балык Бистәсе һәм районның тарихи архитектура һәйкәлләренең фоторәсемнәрен карадылар. Аннары күренекле якташларыбыз – язучылар, драматурглар һәм шагыйрьләр белән таныштылар. Аларның берсе, Светлана Кутлина балалар янына кунакка килгән. Ул үзенең иҗат юлы турында сөйләде, туган як турында шигырьләр укыды.
Барлык җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр, җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Йөрәккә ягымлы урыннар» номинациясендә Ралина Абдрахманова, Зәлия Саттарова, Диана Кондратьева, (Балык Бистәсе 1 нче гимназиянең 1нче сыйныф укучылары, җитәкчеләре Анна Якимова һәм Вәсилә Мөбарәкшина), Азамат Габделхаков (Балык Бистәсе 1нче гимназиянең 4Б сыйныфы, җитәкчесе Дилбәр Фалина), шулай ук Алинә һәм Алия Гыйниятуллиннар («Мишутка» балалар бакчасы, җитәкчесе Оксана Гордеева) җиңде.
«Район исемнәре» номинациясендә Руслан Кыямов, Аяз Гыйләҗев, Сабина Гатиятова («Мишутка» балалар бакчасы, җитәкчесе Оксана Гордеева), шулай ук Хәлил Сибгатуллин (Балык Бистәсе 1 нче гимназиянең 2 нче сыйныфы, җитәкчеләре Александра Антонова һәм Ольга Калабанова) җиңүчеләр булдылар.
«Кече ватан турында сүзләр» номинациясендә Ильмир Габбасов (Балык Бистәсе 1нче гимназиянең 2нче сыйныфы, җитәкчеләре Александра Антонова һәм Ольга Калабанова) язды, Әмир Шәрәфиев (1нче гимназиянең 5Б сыйныфы, җитәкчесе Алсинә Шәрәфиева) мини-китапны рәсмиләштерде, ә Илзидә Мөхәммәтҗанова Балык Бистәсенә багышланган шигырь иҗат итте (Балык Бистәсе 1 нче гимназиянең 4А сыйныфы, җитәкчесе Елена Родионова).
Балалар үз эшләрендә туган якларына булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр, туган яклары өчен мөмкин кадәр кызыграк күзәтүләрен һәм горурлык хисләрен җиткерергә тырыштылар. 

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса