Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе хуҗалыкларында урып-җыю эшләре гөрләп бара

Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре көннән-көн югарырак темплар белән дәвам итә. Бүгенгесе көнне районыбызның кайсы гына авылына барып чыксаң да һәркемнең күңеле иген басуында.

Ел дәвамында карап, ашлама кертеп тәрбияләп үстерелгән ашлыкны  мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм  югалтуларсыз җыеп алып урнаштыру хакында уйланалар. 
Дөресрәге, бу максаттан чыгып һәр хуҗалык һәм әлбәттә инде, фермерларыбыз да үз кул астында булган мөмкинлекләрне бүгенгедәй киеренке эштә киңрәк файдаланырга омтылалар. Район хуҗалыкларын урап кайтып килгәндә без дә элеккеге еллардагы төсле кыр юлларыннан үтеп Урахча,  Дон-Урай авыллары өстеннән уза торган басуларда тук башаклы иген кырларын күзәтеп Гремячка авылы янәшәсендәге 48 гектарлы арпа басуына килеп чыктык. Биредә “Ногманов” фермерлык хуҗалыгының  “Дон” комбайны ашлык суктыра иде. Игенчеләр Илсур Әмиров һәм Николай Маркелов белән күптәнге танышлар булып чыктык. Мондый “алтын куллы” игенчеләрне  ничек онытасың инде? Алар гомер- гомергә биредә кыр эшләре батыры булып макталган механизаторлар бит. Һәркайсы күп еллык игенче буларак бу кырларны йөзәр мәртәбә аркылыга буйга берничәшәр мәртәбә иңләгәннәр, быел да алар олы эштән читтә калмаган.  Гомер-гомергә  матур аяз көннең бер минутын да әрәм итмичә  басуны иңли торганнардан бу егетләр. Икесе дә озак еллар дәвамында игенчелектә эшләп бай тәҗрибә туплаган механизаторлар. Шуңа быел да алар бүгенгедәй киеренке чорда  фермерга ярдәмгә килмичә читтә кала алмаганнар. Егетләр әнә шулай бер- берсен ял иттереп үстерелгәннәрне югалтуларсыз җыеп алып келәтләргә урнаштыру өчен тырышалар. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, суктырып алынган участок бер үк вакытта саламыннан да чистартыла, аны рулонлап терлекчелек фермасы янәшәсендәге азык утарына ташып өяләр. Без килгәндә арбага дистәдән артык рулон төягән трактор авыл юнәлешенә юл алды. Әнә шулай биредә кызу урак вакытында матур, аяз көннең  минутын да әрәм итмичә зур оешканлык белән кырда хезмәт куялар. Дөресен әйтергә кирәк, бүгенгедәй киеренке эш вакытында менә шундый оешканлыкны  әле районда сирәк очратырга мөмкин. Һәр төбәктәге төсле биредә дә  эшче көчләр җитешмәве үзен нык сиздерә. Шуңа карамастан, барлык хәстәрлек чараларын алдан күргәннәр алар. Эш барышында күп операцияне игенчеләр үзара алдан килешенеп, төп эшләрендә тоткарлыклар тудырмыйча, бер -берсен ял иттереп параллель рәвештә дә алып баралар. 
  Юл уңаена килеп туктаган фермер дә безгә егетләр эшеннән канәгать булуын белдереп сөенечләре белән уртаклашырга ашыкты. «Бу легендар механизаторларыбыз эшкә җиңел генә керешеп аны яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыга торганнардан, бер үк күз тидерә күрмәгез үзләренә»,- дип үз юлын дәвам иттерде ул. Чыннан да аларның һәркайсы биш кешегә торырлык шул. Илсур биредә әтисе хуҗалык мактаулысы Зиннур абыйның данлы хезмәтен уңышлы төстә дәвам иттерә. Аңа бер вакытта да болай эшлә, тегеләй ит, дип күрсәтмәләр бирергә кирәкми. Барысын да үзе белеп, җиренә җиткереп һәм иң әһәмиятлесе  төп эшкә хилафлык күрсәтмичә күңелен биреп башкара. Ни дисәң дә, җилкәләрендә 40 еллык хезмәт тәҗрибәсе булуы бүгенгедәй кызу уракта үзен аеруча нык сиздерә. Бар күңелләрен биреп, тырышып эшләүче мондый игенчеләр булганда биредә урып-җыю эшләре алай озакка сузылмас. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса