Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерме?

***

Узган чәршәмбе көнне Татар авыл хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Рөстәм Низамов, Казан дәүләт аграр университетының техносфер куркынычсызлык кафедрасы мөдире Илнар Гаязиев, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марат Мингалиев, дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Линар Гыймаев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы махсус комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс уздырды.

Быел районыбызда язгы кыр эшләрендә  320 трактор, 114 чәчү агрегаты, шул исәптән 16 чәчү комплексы,  82 культиватор һәм башка тагылма техника катнашачак.  Алар, нигездә әзерлек сызыгына куелганнар инде.

Комиссия беренче чиратта, тракторларның, агулау, ашлама кертү машиналарының, башка тагылма техниканың әзерлеген бәяләде. Язгы кыр эшләрен оптималь срокларда, югары сыйфат белән башкарып чыгу күп очракта техниканың әзерлегенә турыдан-туры бәйле.  Шулай ук чәчүлек орлык белән тәэмин ителеш, аның сыйфаты, ашлама  тупланышы дәрәҗәсе, кыр эшләренә планнар, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре дә игътибар үзәгенә алынды.

Барысын да бизмәнгә салып чагыштырганнан соң, комиссия быелгы кыр эшләренә “Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте игенче- механизаторлары иң яхшы әзерләнгәннәр дигән нәтиҗәгә килде. “Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгы икенче урынга лаек булды. Бу гаҗәп тә түгел, әлеге хуҗалыкларның машина-трактор паркларында, мастерскойларында механизаторлар өчен яхшы шартлар тудырылган. Техника кыр эшләреннән бушауга ремонт эшләренә керешәләр биредә. “Кама-Агро” җәмгыяте өченче күрсәткечкә иреште.

Комиссия “Масловский”, “Солтан”, “Зюзино”, “ВЗП Балык Бистәсе” хуҗалыкларының да язгы кыр эшләренә әзерлеген яхшы дип бәяләде.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X