Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе халкы ни өчен хафалана?

«Районда А гепатиты белән авыручы бар диеп ишеттек. Бу фактмы һәм башкалар өчен куркынычмы?   С. Хатыйпова».

  Укучыбызның әлеге соравына җавапны район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Китаевтан алдык:

“2009 елгы пациент 9 октябрь көнне район хастаханәсенең участок педиатрына мөрәҗәгать итә. Аңа А гепатиты диагнозы куела һәм ул район хастаханәсенең инфекция бүлегенә урнаштырылды. Бу хакта республиканың Роспотребнадзорына җиткерелде. 10 октябрьдә республика буенча Питрәч, Лаеш, Балык Бистәсе районнары буенча дәүләт баш санитар врачының профилактик чаралар үткәрү турындагы карары чыкты. 11 октябрь көнне авыру бала республика клиникасының инфекция бүлегенә күчерелде. Аның белән контактка кергән гаилә әгъзалары, мәктәп укучылары,”Дельфин” спорт сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләреннән (ред. бала анда бассейнга йөргән) кан анализлары алынды. Анализлар авыруның башкаларга күчмәвен раслый. Тик шулай да без әле куелган срок кысаларында аларны күзәтеп торырга тиеш булабыз. Хафаланырга урын юк, авыруның таралуына чик куелды”.

 

фотоyoutube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса