Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәп укучылары Илнур Хәбибуллин белән әңгәмә оештырдылар

Без - икенче номерлы мәктәп укучылары, “Алтын Каләм” түгәрәгенә йөрүчеләр район янгын сагы бүлегендә хезмәт куючыларның берсе -  Илнур Хәбибуллин белән әңгәмә оештырдык.

 Ул безне Балык Бистәсе янгын-коткару часте бинасы янында каршы алды. Янгын сүндерүдә катнаша торган машиналар белән таныштырды. Аннан үзенең хезмәте турында сөйләде. Аны бик игътибар белән тыңлап тордык, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

Илнур абый Югары Тегермәнлек авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, районның Агротехник техникумында белем алган. Аннан армия сафларында булып кайткач, туган авылында колхозда тракторда, комбайнда эшләгән. Район үзәгенә күчеп килгәч, төрле оешмаларда хезмәт куйган. Ә менә биредә 2001 беренче елдан бирле эшли. Элек янгын сүндерүче вазыйфасында булган, аннан радиотелефонист, һәм менә бүлек командиры. “Янгын сүндерүгә, юл һәлакәтенә юлыгучыларны коткарырга чыгабыз. Кайда безнең ярдәм кирәк  шунда барабыз. Безнең бурыч шундый”,- дип сөйләде ул. Аннан эшкә урнашкан вакытларын искә алды: “Бирегә эшкә килгәч, башта күнекмәләр үтәсең. Укыйсың, өйрәнәсең. Аннан барысының да асылына төшенгәч, мөстәкыль янгын сүндерергә рөхсәт бирәләр. Һәм шуннан янгын-коткару эшләрендә катнаша башлыйсың. Бу эштә бик тырыш, җитез, батыр булырга кирәк”,-диде ул.

Һәр көн иртән шәһси әзерлек буенча аларның укулар була икән. Моннан тыш хезмәткәрләргә практик дәресләр дә үткәрәләр.  “Бездә практик күнекмәләргә зур игътибар бирелә, дәресләрдә зур таләпләр куела. Әлеге әзерлек хезмәткәрнең эш вакытында югалып калмасын өчен эшләнелә. Практик дәресләрдә без нормативлар үтибез. Һәрбер нормативның вакыты бар. Мәсәлән, безгә махсус киемне 25 секундта кияргә кирәк. Чаң кагу белән билгеле бер вакыт аралыгында без эшкә әзер торырга тиеш. Куркыныч хәлләрнең кайчан килеп чыгасын алдан белеп булмый шул. Андый очрак булганда без һәрвакыт әзерлектә булырга тиеш. Тиз вакыт аралыгында киенеп, әзерләнеп, тиз арада ярдәмгә бару безнең бурыч”,-дип аңлатып сөйләде Илнур абый.  Аннан кислород болоннары белән дә күнекмәләр үтиләр алар. Әлеге балоннар ярдәмендә тотенле, һавасыз бүлмәләргә дә кереп коткару чараларын башкаруы күпкә җайлы булуы, хәзерге вакытта техникаларның яңа төрләре булуы, алар эшне күпкә җиңеләйтә алуы турында да сөйләде ул.

Эшләү вакытында нинди генә вакыйгалар белән күзгә-күз очрашырга туры килми Илнур абыйга. “Вакытында янгынны сүндерә, кешене коткара аласың икән, ул инде зур уңыш. Бу вакытта команданың бердәм булуы, бер-береңә ярдәм итә алу иң зур рольне уйный. Менә шулай гына авырлыкларны җиңәргә була”,- ди ул.

Янгын сүндерүче булырга хыялланучыларга да киңәшләрен әйтте. “Иң беренче чиратта сәламәт булу кирәк. Кечкенәдән сәламәтлегегезне кайгыртырга, сакларга тырышыгыз. Аннан бернәрсәдән дә курыкмагыз, батыр булыгыз. Шул вакытта теләгегезгә ирешерсез”,-диде Илнур абый.

 

Руфина Гаффарова, Регина Зарипова.

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәп укучылары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса