Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе игенчеләре аяз көннәрне нәтиҗәле файдаланалар

 Табигать игенчеләрне аяз, матур көннәре белән куандыра. Кызуы да, кояшы да җитәрлек.

Районыбыз игенчеләре табигать биргән форсатны кулдан ычкындырмаска, аяз көннәрне нәтиҗәле, җитештерүчән хезмәт белән файдаланып калырга омтылалар инде.

«Кулон- Агро» хуҗалыгында урак оешкан төстә бара. Игенчеләр 1500 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алганнар инде. Хуҗалык уңганы Айдар Камалиев “Класс-Тукано” комбайны белән 900 тоннадан артык ашлык суктырып алган . Дамир Гарипов ( “Класс-Тукано”)-870, Илдус Гайнетдинов (“Нью-Холланд”) 650 тонна суктырганнар.

Радик Хәсәнов, Айнур Гыйлемҗанов, Владимир Новиков та лидерлардан калышмаска тырышалар.

-Көзге культураларны, солыны тулысынча җыеп бетердек инде. Бүгенге көндә арпа суктырабыз. Әлегә уртача уңыш гектарга 32 центнерны тәшкил итә. Аерым участоклар 40 центнердан артык уңыш бирде,- ди хуҗалыкның баш агрономы Камил Галимуллин.

Урып-җыю белән беррәттән башка агрочараларны да чиратка куймыйлар кулонлылар. Пар җирләрен эшкәртүне төгәлләгәннәр. Көзге чәчүгә әзерлек бара.

Рәсемдә: Айдар Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса