Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе гимназиясендә  “Ата-аналар өчен БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясе уздырылды

 26 февраль көнне Балык Бистәсе гимназиясендә  “Ата-аналар өчен БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясе уздырылды.

 Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт “Ата-аналар өчен БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясен дүртенче тапкыр үткәрә.

Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары һәм теләге булган һәркем тарих фәне буенча Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып үз белемнәрен сынап карадылар.

Проектның төп максаты- ата-аналарны имтиханның барлык этаплары белән таныштыру, шулай ук баланы имтиханнарга әзерләгәндә эмоциональ киеренкелекне киметү. Аның әһәмияте елдан-ел арта. Еш кына ата-аналар балаларына караганда да ныграк дулкынланалар. Ә тест имтиханын узгач алар  барлык кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта БДИ ны проблемасыз тапшырырга мөмкин булуын аңларга тиешләр.

Ата-аналар имтиханның бөтен процедурасы аша уздылар- теркәлделәр, бланклар тутырдылар, Бердәм дәүләт имтиханында контроль ничек башкарылуын, имтихан материалларының ничек басылуын, эшкәртелүен күрделәр. БДИ-2019 биремнәренә охшаш имтихан эшләрен яздылар. Аңа кадәр махсус бүлмәдә шәхси әйберләрен, телефоннарын калдырдылар. Үзләре белән бары тик паспортларын гына алдылар. Металлодетектор рамкасы аша да уздылар.  Бу акциядә ел саен район үзәк больницасы, башкарма комитет хезмәткәрләре актив катнашалар. Булат Әминов имтиханга дүртенче тапкыр килде. Ул ел саен максималь баллар җыя. Ә Сергей Чистяковның үз баласы быел БДИ тапшыра икән. Технологиясен белгәч имтиханга тыныч күңел,ышаныч белән керәсең , ди ул.

“ Имтихан тапшыруның технологиясе, кагыйдәләре белән таныш булган укучылар өчен җитди проблемалар булмаячак”,- диделәр акциядә катнашучылар.

Имтихан тапшыруга стандарт өч-дүрт сәгать урынына нибары 30 минут вакыт бирелде. Унбер биремнең икесе Россия тарихының бер чоры турында тарихи инша язу иде. Вакыт чикләнгән булса да, күпләр  инша язарга да өлгерделәр. Соңыннан комиссия имтихан нәтиҗәләре белән таныштырды.

Гөлнара Нигъмәтҗанова, Руслан Дормидонтов 29 мөмкинлектән 20-15 балл җыюга ирештеләр. Акция катнашкан барлык ата-аналарга рәхмәтебезне җиткерәбез, чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларпын телибез.

 

Автор Илгиз Замалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса