Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе егетләрен армия сафларына озаттылар

Армиядә хезмәт итү - һәр гражданинның мактаулы бурычы.

Үз Ватаныңны, туган җиреңне, гаиләне чын ир-атлар гына яклый ала. Алар бу авыр, әмма барлык яктан да мөһим тормыш мәктәбен үтеп, чыныгалар.
Узган атнада район мәдәният йортында Балык Бистәсе районы егетләрен Россия Кораллы Көчләре сафларына озату тантанасы булды.
-Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр, дуслар, туганнар, килгән кунаклар! Бүген безнең район егетләрен армия сафларына озату кичәсенә җыелдык. Бу чара булачак Ватанны саклаучыларга багышлана  һәм алар тарафына барлык изге сүзләр һәм теләкләр яңгырый, - дип башлады чараны алып баручылар Гөлия Кәримуллина һәм Илшат Кәримуллин.
Мәдәният хезмәткәрләре алар өчен «Армия нәрсәдән башлана?» - дип аталган армия хезмәте белән таныштыра торган музыкаль слайдлар  әзерләгәннәр.  
Сәхнәгә агымдагы елның  язгы чакырылыш егетләре күтәрелә. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов егетләргә хәрби хезмәткә яхшы өйрәнүләрен, әти-әниләре һәм якташлары алар белән горурланырлык итеп хезмәт итүләрен һәм  туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Ул район башлыгы Илдар Таҗетдинов исеменнән аларга бүләкләр тапшырды.
- Бүген без Ватаныбызны саклаучы өлкәннәребез, тәҗрибәле иптәшләребез белән бер сафка басучы егетләрне хөрмәтлибез.
Озак еллар дәвамында Оренбург өлкәсендә урнашкан  хәрби часть белән хезмәттәшлек итәбез. Һәм бу чакырылышта  да сезнең күбегез хәрби белгечлек алу өчен шунда җибәреләчәк. Барыгызга да лаеклы хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайтуны, районыбыз һәм республика иминлеге өчен эшегезне дәвам итүегезне телим, - диде яшьләргә мөрәҗәгать итеп  Балык Бистәсе муниципаль районы хәрби комиссары Фәрит Ваһапов.
Егетләр Балык Бистәсе районы мөхтәсибе Рамазан хәзрәт, Балык Бистәсе районы благочинный ярдәмчесе, рухани Артемий, ветераннар Советы рәисе Рафаэль Шәвәлиевтән һәм  сугышчы-әфганчы Николай Карпеевтан җылы сүзләр ишеттеләр.
- Армиядә туган җиреңне, әти-әниеңне күбрәк бәяли башлыйсың, чыныгу аласың.  Дустанә һәм үзара ярдәмләшеп хезмәт итегез. Безнең герой якташларыбызга лаеклы булыгыз, - диделәр алар.  
Әти-әниләр өчен бу мизгелләр бигрәк тә дулкынландыргыч иде. 
- Хәрби бурычыгызны намус белән үтәрсез, хәрби хезмәтнең барлык сынауларын узарсыз һәм Ватанны лаеклы саклаучылар булырсыз дип ышанам, Ходай сезне сакласын, - дип теләде хәрби хезмәткә чакырылучыларга ата-аналар исеменнән Олеся Банницына.
Залда утыручы барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларның әниләренә чәчәкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә катнашучылар өчен Камилә Хөснуллина, Эльмира Әхмәтова, Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең "Эльдиво" вокаль ансамбле (җитәкчесе Эльгина Кәримуллина), Наталья Козина, Гөлия Кадыйрова, Сергей Шелков чыгыш ясадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса