Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында ярышлар үткәрелде

Балык Бистәсе «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан республикасы укучылары арасында судомоделизм буенча республика шәхси-команда ярышлары үткәрелде.

Ул республика мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм  Балык Бистәсе муниципаль районы балалар иҗаты үзәге берлегендә оештырылды.

Ярышларда Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба, Спасс муниципаль районнарыннан, Әлмәт, Казан (Авиатөзелеш һәм Мәскәү районы), Яр Чаллы шәһәрләреннән 41 укучы катнашты.

Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгенең судомоделизм командасы (җитәкчеләре Владимир Елисеев, Азат Зәйнуллин), Казан шәһәре Авиатөзелеш районының көчле командасын гына алга үткәреп, икенче  урынны яулады. Вәзир Абдуллин, Камил Низамов, Кирилл Подгорнов һәм Инсаф Сираҗев  составындагы балалар иҗат үзәге командасы ярышлар барышында шәхси зачетта 7 призлы урын яуладылар, шуларның икесе-беренче.

 

Игорь Пузырьков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса