Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе Чулман яры буендагы ял паркында унынчы тапкыр “Балыкчы көне” үткәрелде

Атна азагында Балык Бистәсе Чулман яры буендагы ял паркында унынчы тапкыр “Балыкчы көне” үткәрелде.

 Тарихтан билгеле булганча Балык Бистәсенә балыкчылар поселогы буларак нигез салына. Ул вакытлардан бирле күп гасырлар үткән, сулар аккан. Ә балыкбистәлеләр әлегәчә бу эш белән шөгыльләнүләрен уңышлы дәвам итәләр. Элегрәк  бу көнне профессионал балыкчылар гына бәйрәм итсә, соңгы ун елда балыкбистәлеләрнең җырлар-биюләр белән уза торган уртак бәйрәменә әйләнде. Әле дә Чулман яры буенда үткәрелгән беренче бәйрәмдә  Валерий Тихоновның учакта уха әзерләп катнашучыларны сыйлаганы хәтеремдә сакланган. Бәйрәм төсмерләре ел саен үзгәрә торды. Күп еллар барышында “Круг” җәмгыяте җитәкчеләре Юрий һәм Татьяна Карагановлар үз хисапларына бүләкләр алып кармакка балык тотучылар арасында ярышлар уздырдылар, профессионал балыкчыларны  котладылар, бистәлеләрне күңелле программа белән ял иттереп уха белән сыйладылар.

Ял паркында уздырылган быелгы бәйрәм чарасы да  зурлап оештырылган иде. Күп еллар бәйрәмне Рамил Имамов алып барды. Ул бу юлы да безне борынгы чорларга, тотылган балык патша өстәленә куелган, бистә осталары эшләнмәләренең читләрдә дан тоткан чорына  алып кайтты.

Бәйрәмдә Анатыш, Шумково, Бәтке авыл җирлеге, Югары Тегермәнлек мәктәбе, балалар иҗат үзәге, “Салават күпере” балалар бакчасы һәм башка осталарның, республика  һөнәрчеләренең кулдан эшләнгән әйберләренә сокланып, мәрмәр җәен балыгыннан “Борисов Т. В.” крестьян-фермер хуҗалыгы әзерләгән шашлыктан авыз итәргә, бассейнда йөзеп йөрүче җәеннәрне күзәтергә мөмкин иде.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

 Тажсылу Минһаҗева.

 

фото Рустем Змеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса