Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе авылларында көнүзәк мәсьәләләр каралды

 Узган атна ахырында Шомырбаш, Мәшләк авыл җирлекләрендә халык җыеннары булып узды. Аларның эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова, Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Совет аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район оешмалары җитәкчеләре,вәкилләре катнаштылар.

 Узган атна ахырында Шомырбаш, Мәшләк авыл җирлекләрендә халык җыеннары булып узды. Аларның эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова, Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Совет аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район оешмалары җитәкчеләре,вәкилләре катнаштылар.

Шомырбаш

 авыл җирлегендә

“Шомырбаш авыл җирлегенең 2019 елның 1 яртыеллыгындагы социаль-икътисадый үсешенең йомгаклары һәм 2 яртыеллыкка бурычлар турында”гы  отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин чыгыш ясады.

Шомырбаш, Таулар, Алан-Полян, Кызыл Йолдыз авылларын берләштергән җирлектә барлыгы 201 хуҗалык исәпләнә,520 кеше яши икән.  Җирлек биләмәләрендә “Кулон-Агро”, “Таң Саба” җәмгыятьләре, Яруллин, Никитин, Григорьев крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә. Фәнил Яруллин 80 баш савым сыеры, Александр Григорьев үгезләр  асрау өчен грантлар отканнар. Иң мөһиме, 8 авылдашларына эш урыны булдырганнар.

Бүгенге шартларда җирлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләрен саклап калу,  фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгыту, шул рәвешле халыкның мәшгульлеген тәэмин итү муниципаль берәмлекләр алдында торган иң әһәмиятле бурычларның берсе, дип саный Исмәгыйль Сафин.

Шәхси хуҗалыкларда мал-туар саны авыл икътисадының яшәү сәләтлелеген бәяләүче күрсәткеч. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 298 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 114 е савым сыерлары.

Җирлекне үстерүдә үзара салым программасының әһәмиятен уңай бәяли халык. Җыелган акчаны нигездә авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә тотканнар.

Халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү дә тиешле дәрәҗәдә алып барыла икән. Лариса Кибякова оештырган “Чулпы” керәшен фольклор ансамбле район, республикакүләм конкурсларда катнашып призлы урыннар алган. Сабантуй, Питрау, Симек бәйрәмнәрен зурлап уздыралар. Исмәгыйль Сафин аларны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен “Кулон-Агро”, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчеләренә, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдиновка, фермер Александр Григорьевка һәм башкаларга рәхмәтен җиткерде.

 

Мәшләк

авыл җирлегендә

Мәшләк авыл җирлегендә елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр белән аның башлыгы Марат Заһидуллин таныштырды.

 Авыл җирлеге 3 торак пунктны (Зур Мәшләк, Югары Мәшләк, Бикчурай Чалыссы) берләштерә. Аларда 301 йорт бар, барлыгы 726 кеше яши. Җирлектә Нияз Шәмсетдинов җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгы игенчелек, терлекчелек өлкәсендә уңышлы эшләп килә.

Ул авыл җирлегенә төрле бәйрәм чаралары уздыруда, кыш көне юлларны кардан арындыруда зур ярдәм күрсәтә икән.

Моннан тыш дүрт шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып баралар. Район җитәкчелеге ярдәме белән төрек технологиясе буенча кондитер продукциясе җитештерү, африка җәеннәре үрчетү буенча инвесторлар  җәлеп ителгән.

 Үзара салымнан җыелган, шуңа өстәп республика бюджетыннан бүленгән акча хисабына Зур Мәшләк,Бикчурай авылларында юлларны ремонтлаганнар.

Җирлектә яшәүче халык Россия Президентын сайлауларда, җирле референдумнарда актив катнашкан.

 

Кунаклар да  сүз алды

Халык җыеннарында район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы  Айназ Әхмәтханов районда һәм авыл җирлекләрендәге оператив хәл белән таныштырды. Аерым алганда гражданнарны социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакланырга чакырды.

Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының региональ вәкиле Айдар Шакиров республикабызда уңышлы гына тормышка ашырыла торган үзмәшгульлек программасы турында сөйләде. Үзмәшгуль булып теркәлү тәртипләрен, аның өстенлекләрен аңлатты.

Хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова исә республикабызның социаль-икътисадый хәле, аерым алганда авылларда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, демографик хәлне савыктыру, торак төзелеше һәм башка юнәлешләрдә күрелгән чаралар турында сөйләде.  “Демография” милли проектына аеруча киң тукталды.       

  Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җыенда катнашучыларны районыбызның 2019 елның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары, милли проектларны тормышка ашыру барышы  белән таныштырды. Аерым өлкәләрдә ирешелгән уңышларны билгеләп узды. Татарстан районнары, шәһәрләре арасында социаль-икътисадый үсеш рейтингында безнең район 35нче урында тора. Узган елның шушы чорында 44 урынны биләгән булган.

Безнең район төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 38 республика программасының 20 сендә катнашкан. Аларны тормышка ашыру кысаларында 210 миллион 65 мең сумнан артык акча үзләштерелгән.

Чыгыш ясаучылар авыл халкын 8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда актив катнашырга чакырдылар.

 

Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса