Балык Бистәсе агротехникумы студентлары DiqitalSkills 2018 информацион технологияләр өлкәсендәге WorldSkills тармакара икенче чемпионатында булып кайттылар
Балык Бистәсе агротехникумы 186 группа студентлары DiqitalSkills 2018 информацион технологияләр өлкәсендәге WorldSkills тармакара икенче чемпионатында булып кайттылар.
Әлеге чараны Рәсәй Федерациясе Элемтә, масса коммуникация һәм цифрлы үсеш минстрлыгы, Татарстан республикасы хөкүмәте һәм “яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) союзы оештырды.
Студентлар авыл хуҗалыгы машиналарын йөртү (виртуаль), оптик җепселне ябыштыру (пайка) һәм төрле программаларны системалы алып бару күнекмәләре алдылар, күнекмә симуляторында катнаштылар. Болар барысы да алар үзләре сайлаган “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлегенең зур дәрәҗәдә икәнен күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа