Балык Бистәсе аграрийлары хезмәтне саклау буенча белемнәрен күтәрделәр
«Татар агробизнес кадрларын яңадан укыту институты»ның хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәге Агротехник техникум базасында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре белән хезмәтне саклау буенча укулар оештырдылар. Укуларны институт җитәкчесе Фәрит Әхмәтов, укытучы Шәмсулла Хәйруллин уздырдылар.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты, хезмәтне саклау буенча җаваплы белгече Зөфәр Әхтәмов билгеләп үткәнчә, 60 җитәкче һәм белгеч 40 сәгатьлек курсларда хезмәтне саклау,техника куркынычсызлыгы буенча белемнәрен күтәргәннәр. Уку ахырында аларның хезмәтне саклау таләпләре буенча белемнәре тикшерелгән, таныклыклар тапшырылган.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа