Балык Бистәсе 1нче гимназиясе базасында «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе үткәрелә
2019 елның 1 ноябрендә 11.00 сәгатьтә Балык Бистәсе 1нче гимназиясе базасында «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе үткәрелә.
Диктант Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп, Гомумроссия гражданнар бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.
Диктант биремнәре 30 сораудан торачак. Диктант язу өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелә. Барлык теләүчеләрне катнашырга чакырабыз.
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа