Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсендә эш эзләүчеләр өчен ярминкә узды

12 апрельдә Балык Бистәсе районында «Россиядә эшләр. Мөмкинлекләр вакыты» («Работа России. Время возможностей») Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе оештырылды.

Балык Бистәсе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район оешмалары вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Анда студентлар, мәктәп укучылары, эш эзләүче гражданнар, эшсезләр, кадрларга ихтыяҗы булган эш бирүчеләр катнашты. Гражданнар эш бирүчеләр белән аралашып вакансияләр турында кирәкле мәгълүматлар алдылар, үзәк белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләрен үтеп, һөнәри юнәлеш бирү буенча мәгълүмат ала алдылар.Мәшгульлек үзәге аша үз эшләрен ачкан эшмәкәрләр мәктәп укучылары һәм студентлар өчен мастер-класслар үткәрделәр.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча катнашучыларга эшкә урнашуга юлламалар бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса