Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе халык театры үр яулый

Узган атна ахырында район халык театры тамашачыга Гөлшат Зәйнәшеваның “Чиккән кулъяулык” әсәре буенча сәхнәләштерелгән премьерасын тәкъдим итте.

Премьера зур уңыш белән узды. Хәер, монысына шик булырга мөмкин дә түгел иде. Соңгы берничә елда Балык Бистәсе халык театры тарафыннан куелган Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” (2022 ел), Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” (2023 ел) белән “Идел-Йорт” төбәкара театр фестиваленең 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булуы үзе үк режиссер Илназ Шакировның тырышлыгын, осталыгын дәлилләгән иде. Бу юлы да спектакльдәге вакыйгалар дулкыны зал тутырып килгән тамашачыны елмайтып та, елатып та дигәндәй, үзенә бөтереп алды.

(Тулы язманы газетабыз битләреннән укый аласыз)

Автор Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса